Питрәчлене чит кеше автомобилен саткан өчен төрмәгә утыртканнар
Аңа 2 ел 2 ай төзәү колониясе билгеләнгән.
Зыян күрүче 25 000 сумга автомобиль сатып алган. Алексеевск бистәсендә булганда, ул үз машинасын гаепләнүчедә ремонтка калдыра. Запчастьләр сатып алу һәм автомобиль ремонтлау өчен аңа 38800 сум акча бирә. Ә хөкем ителүче запчастьләр сатып ала һәм автомобильне сата.
Питрәч район суды аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 2 елга 2 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Ир-ат җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк. Шулай ук аңа 1 елга Питрәч районы территориясеннән читкә чыкмаска һәм махсус дәүләт органы ризалыгыннан башка яшәү урынын үзгәртмәскә, айга ике тапкыр җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясе территориясендә теркәлергә кирәк булачак.
Шуның белән бергә гаепләнүчедән зыян күрүче файдасына 63 800 сум алынган.
Мәгълүмат Питрәч район суды матбугат хезмәте тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа