Питрәчнең биш проекты грант ярдәме алачак
Татарстанда «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фондының XI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең районның биш учреждениесе бар.
«Экология» номинациясендә Татар Тау Иле мәктәбе 70 мең сум күләмендә грант отты. «Бөек батырлык» номинациясендә Татар Казысы, Иске Шигали һәм Колай мәктәпләре 100әр мең сум алачак. «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә Рус Казысы авылы чиркәвенең тернәкләндерү үзәге 200 мең сум күләмендә грант отты.
Конкурсның төп максаты - территорияләрнең актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халык инициативаларын хуплау. 11 ел эчендә конкурс комиссиясе адресына 7,5 меңнән артык проект керде, шуларның 1,5 меңнән артыгы җиңүче дип танылды. Грантларның гомуми суммасы 280 млн. сум тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа