Питрәчнең иң яхшы комбайнчыларына премияләр тапшырдылар
Узган җомгада иген басуында алдынгы комбайнчыларга тантаналы рәвештә акчалата сертификатлар тапшырылды
Урып-җыю лидерлары акчалата сертификатларны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов кулыннан алдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында тәҗрибәле комбайнчылар да, яшь комбайнчылар да бар. «Рацин-Шәле» ҖЧҖдән комбайнчы Нияз Гыйниятов быел беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә комбайн штурвалы артында. Ул игенчеләр династиясеннән, аның бабасы Гатаулла абый гомере буе туган хуҗалыгында шофер булып эшләгән. Хәзерге вакытта Нияз әтисе Рәшит белән эшли, алар районның алдынгы комбайнчылары.
- Әлбәттә, иң яхшы комбайнчылар рәтенә басып торуыма шатмын, киләчәктә дә өлкән хезмәттәшләремнән калышмаска тырышачакмын, - дип уртаклашты Нияз акчалата сертификат алганнан соң.
«Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ басуларында шулай ук бер бригадада тулы бер гаилә эшли – әтиле-уллы Айрат һәм Раил Гыйльмановлар һәм аларның туганнан туганнары Рамил комбайнчылар, ә Айратның кызы Азалия хисапчы булып эшли. Алар белән бригадада Рәфкать Сөләйманов та хезмәт куя. Аларны да премия белән бүләкләделәр.
Бу көнне төрле хуҗалыклардан барлыгы 18 комбайнчы акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Аларны игенчеләргә тапшырып, Илһам Миңнеханович тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен алдынгыларга рәхмәт белдерде һәм урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.
Район игенчеләре финиш сызыгына чыктылар, соңгы гектарларда уңыш өчен көрәш бара. Комбайнчыларның тырыш хезмәте һәм һава шартларының уңай торуы нәтиҗәсендә быел кырлардан мул уңыш җыеп алынды. Сигезенче сентябрьгә районда барлыгы 83768 тонна бөртекле культуралар җыеп алынган, бу барлык мәйданның 92,72 проценты. Гектардан уртача уңыш чыгышы 29,56 центнер тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа