Питрәчтә алты бала антисептик эчеп агуланды
10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күрде.
Кичә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелә.
Аларның барысының да антисептик эчүләре ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә.
Якын арада аларны хастаханәдән чыгарырга планлаштыралар, балалар сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа