Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә матур чәчәкләр үстерүчеләр күп

Нәкъ менә шул чәчәкләрне үстерүчеләр тырышлыгы белән йорт яны территорияләре генә түгел, районның бөтен урамнары да матурлыкка күмелә.

Венера Тихонова: «Бу матурлыкка күңелем сөенә»

Венера Тихонова утыз елга якын Перчков урамындагы күп фатирлы йортта яши. Ул чәчәкләрне кечкенәдән ярата икән.

Бервакыт миңа күршеләрем: “Чәчәкләр яратасың икән, аларны үзең үстер, үзең тәрбиялә”, диделәр, - дип искә ала ул. - Әлбәттә, бу шаярту булды, әмма шул көннән башлап бу эш белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Нәкъ менә безнең йорт янында буш урын бар иде. Беренче чиратта мәйданчыкны чистарттык, җир алып кайттык, мин башта сирень, аннары чәчәкләр утырттым. Мин чәчәкләргә карап хозурланам, алардан рәхәтлек алам. Аларга көн саен су сибәм, карыйм, күчереп утыртам. Бу матурлыкка күңел сөенә, - ди Венера Әхмәтовна.

Ул үстергән чәчәкләргә йорттагы күршеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, шулай ук узып баручылар да соклана. Бу йортта чәчәкләр белән Венера Тихонова гына шөгыльләнми. Тагын ике подъездда, шулай ук йортның капма-каршы ягында аларны Мария Сучкарева, Лидия Суворова, Ирина Исаева утырталар. Биредә яшәүчеләр шулай ук янәшәдә генә урнашкан Евгений Перчков һәйкәл ташын да карап торалар - кышын кардан чистарталар, җәен аның янына чәчәкләр утырталар.

Венера Әхмәтовна безнең өчен үрнәк, ул һәрвакыт чәчәкләре янында, ул аларны шулкадәр ярата, ә андый кешегә сокланмый мөмкин түгел! - диде күрше йортта яшәүче Фәридә Равилева.


Раушания Харитонова: «Балачактагы мавыгуым хоббига әверелде»

 Алдагы героебыз искә алуынча, аның туып-үскән авылы Колайда зур бакчалары булган.

- Әнием Рәмзия Салихҗановна сыер савучы булып эшләде, көннәр буе эштә иде, өй мәшәкатьләре безнең өстә булды, – дип сөйли Раушания. – Ә бакчаны без, балалар, карадык. Чәчәкләрнең төрле сортларын – георгин, лалә, нәркисләр үстердек. Чәчәкләрне шул чактан бирле яратам. Миңа калса, минем аларга булган мәхәббәтем көчәйгәннән-көчәя генә бара.
Харитоновларның төрле сорттагы чәчәкләре бакчада да, йорт каршында урамда да үсә. Ә өендә 60 төрле гөле бар.

Әлбәттә, эш авыр, күп вакыт ала, әмма миңа ирем Евгений Борисович булыша. Сүз уңаеннан, аның үз хоббиы бар, ул бик шәп балыкчы. Кызлары Ирина һәм Алина тугры һәм беренче ярдәмчеләре. Чәчәкләргә көнгә 2 тапкыр су сибәм, сортларын яңартам. Мин чәчәкләрне бик яратам. Аларны карап, тәрбияләп кенә торам. Бу эш күңелемә рәхәтлек бирә, шатлык китерә.

Ә күршеләре матурлыкка сокланып, Раушаниядән үрнәк алалар. Чәчәкләрдән тыш Харитоновлар бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге дә үсә. Тату гаилә барысын да карарга өлгерә.


Җәй аллы-гөлле чәчәкләре белән матур

Җәй безне үзенең искиткеч матур, җылы көннәре белән генә түгел, ә хуш исле чәчәкләре белән дә куандыра.

Алар калейдоскоптагы кебек сезон буе алмашынып торалар, кар китүгә чәчәк ата башлыйлар. Беренче булып крокуслар, нәркисләр күренә. Аннары акрынлап ирислар бөреләрен ача, купшы пионнар тирә-юньгә хуш ис тарата башлый. Июль ахырына бакчалардан күз явын алырдай лилия чәчәкләре исе аңкып килеп тора. Нинди генә төстәгеләре юк аларның, ак төстән башлап караңгы кызгылт төстәгеләрен очратырга була.
Менә мәсәлән, Ленино-Кокушкино авылында Закировлар гаиләсенең йорт алды участогында үскән затлы сары лилияләр. Аларның матурлыгына сокланмаган кеше юк.
Аларның участокларында матур роза чәчәкләре дә үсә. Аларны һәм башка барлык чәчәкләрне үстерү белән Жанна Закирова (ул кошчылык комплексында эшли) кызы Динә белән шөгыльләнә. Бу аларның икесенең дә яраткан шөгыльләре, буш вакытларын бакчада уздыралар, күңелләренә ял алалар.

Чәчәкләр – бу матурлык, шул матурлык күңелләргә рәхәтлек бирә, - ди Динә. - Аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне камаштыра, хуш исләреннән башлар әйләнә. Ничек инде аларга сокланмыйсың?! Ә инде кәрзиннәргә утыртылган традицион петунияләрне һәркемнең бакчасында, йорт каршыларында очратырга була.

Закировларның бакчаларында да бар алар. Сүз дә юк, бу бик матур! Җәйге кичләрдә алар бакчада гаиләләре белән чәчәкләр арасында сөйләшеп утырырга, ял итәргә яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса