Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә яңа балалар мәйданчыгы төзелә

2020 елда республикада «Безнең ишегалды» дигән яңа социаль программа старт алды, аның максаты - Татарстанның барлык күп фатирлы йортларындагы ишегалларын төзекләндерү. Безнең район да читтә калмый

Муниципалитет акчасына республика программасы кысаларында эшләр алып барыла торган ишегалларында инженерлык челтәрләре яңартыла, ә йортларның идарәче компанияләре суүткәргеч һәм канализация системаларын төзекләндерә.
Биш ел эчендә бөтен район буенча 95 күп фатирлы йортның ишегалды тәртипкә китерелергә тиеш. Аларның 19ы быел ремонтланачак инде.
- Хәзерге вакытта Питрәч һәм Ленино-Кокушкино авылларында программага кертелгән йортларның ишегалларында юл хезмәткәрләре тарафыннан эшләр алып барыла, заказчылар кече архитектура формалары, урналар, киптергечләр, эскәмияләр һәм башка шундый әйберләр сатып ала. Шушы көннәрдә яктылык системасын монтажлау буенча эшләр башланачак, - дип сөйләде безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Питрәч авылының Казанская урамы, 4а адресы буенча урнашкан ишегалдында хәзерге вакытта балалар мәйданчыгын төзү эшенә керештеләр. Биредә асфальт катламына ремонт ясалачак, тротуарлар төзү һәм кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырыла. Быел шундый ук балалар мәйданчыгы Питрәчтә Медиков урамы, 8 йорт, Ленино-Кокушкино авылындагы Центральная урамы 1, 1 а һәм 2 йортлары ишегалларында барлыкка килергә тиеш, монда «Безнең ишегалды» программасы буенча Техническая урамындагы 11 номерлы йорт ишегалдында да эшләр каралган.
2021 елга 20 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Пановка, Олан Иле һәм Иске Шигали авылларында да ишегалларын яңартачаклар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса