Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы сәнәгать паркларында нәрсәләр җитештерелә

Хезмәткәрләрнең яртысы – “Царево” торак комплексында һәм “Городок” бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәч районына эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин килде, эш барышында сәнәгать объектларын карады һәм эшмәкәрләр белән очрашты.

Ул Кощак авыл җирлегендә сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты, анда мәйданчыкларның берсендә дизель генераторлары һәм блок-контейнерлар җитештерү үсеш ала. Җитештерү бер ел элек эшли башлаган һәм проектлаудан алып тәэмин итүгә кадәр тулы циклда эшли. Компаниянең планнарында – җитештерүне алга таба киңәйтү. Очрашуда газ кертү һәм юл төзү кирәклеге турында фикер алыштылар.

Компания Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, төньяктагы алтын чыгару компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, шулай ук продукцияне Казан, Белгород һәм Курск хәрби госпитальләренә тапшыра.

– Без СВО хәрбиләренә дизель генераторлары һәм запас частьләр белән бушлай гуманитар ярдәм күрсәтәбез, – дип билгеләп үтте сервис хезмәте җитәкчесе Марат Ибраһимов.

Җитештерү 60ка якын кешене эш белән тәэмин итә, алар исәбенә эретеп ябыштыручылар, монтажчылар, механиклар һәм электриклар керә. Хезмәткәрләрнең яртысы – “Царево” торак комплексында һәм “Городок” бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр.

Олег Пелевин шулай ук Иске Шигали авылында яңа сәнәгать паркында булды, анда 7 мең квадрат метрдан артык бина төзелгән инде. Биредә бүлмәара тимер һәм агач ишекләр җитештерү һәм кер юу порошогы склады эшли. Парк хуҗалары яңа арендаторларны көтә.

Министр урынбасары парк базасында идарәче компания булдырырга тәкъдим итте, ул берләшмәнең үсешен координацияләргә һәм салым ташламалары, электр энергиясенә тарифларны киметергә, яңа объектлар төзелешендә грант ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Олег Владимирович Богородск авылында полиэтилен торбалар җитештерү заводында, “М-7 Шәле индустриаль паркы”нда булды. Питрәчтә ул кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса