Ул федераль эзләнүдә булган.
Узган ял көннәрендә Татарстан полициясе хезмәткәрләре федераль эзләнүдә булган биш кешене тоткарлаган. Алар арасында Питрәч районы Яңа Шигали авылында яшәүче дә бар. Аны Казанның Адоратская урамында тапканнар. 25 яшьлек кыз урлауда гаепләнә. Элегрәк ул шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган инде.