Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Илһам Кашапов котлады.
Ул җиде хезмәткәргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук ведомствоның Мактау грамоталары белән бүләкләү дә булды. Аларны бүлек җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев тапшырды.
Бәйрәм булуга карамастан, шәхси составның күп өлеше хезмәттә иде. Район территориясендә тәртипне 97 хезмәткәр тәэмин итә.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️