Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Помидорларда фитофтора булмасын өчен ни эшләргә?

Чытыдан бакчачы Надежда Фәхретдинова үсентеләрне бу авырудан саклау ысулын киңәш итә.

- Фитофтороз -  йогышлы авыру түгел һәм башка яшелчәләргә күчми. Бу авыру ияргәндә помидор яфракларында көрән, караңгы таплар барлыкка килә. Ул кальций җитмәү һәм су сибү җитәрлек булмау яки артык булу аркасында килеп чыга. Быел һава торышы тотрыксыз булды, шуңа күрә күпләр яшелчәнең авыруы белән очрашты. Таплар үсентенең өлгерү стадиясендә, помидорлар әле яшел булганда барлыкка килә.
Яшелчәләрне дәвалау өчен кальций селитрасын алабыз. 10 литр суга 1 аш кашыгы салабыз һәм һәр төпкә берәр литр сибәбез. Яшелчә ныгыячак һәм температураның үзгәрүенә чыдамлырак булачак.
Тагын бер проблема – томатларның сабаклары калынаю. Үсенте бөтен көчен яшел массаның үсүенә җибәргәндә, чәчәкләр коела башлый. Бу күренешнең билгеләре: калын сабак, куе-яшел төстәге зур яфраклар, өстәге яфракларның бөгәрләнүе. Моның сәбәбе - туфракта азотның күплеге, шулай ук һава температурасы түбән булуы, еш яуган яңгырлар да моңа сәбәп. 
Бу очракта ни эшләргә? 10 литрлы суга 1 аш кашыгы фосфор-калийлы минераль ашлама кушып, яшелчәләргә сибегез. Помидорларның астагы яфракларын кисегез, бер атнага су сибүне туктатыгыз, көл белән тукландырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса