Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады
Җәмгыять

Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады. 

«2023 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр запаста тормаган һәм 1998 елның 28 мартындагы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53нче Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18-27 яшьлек 147 000 РФ гражданын хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итәргә», - диелә указда.