Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путинның Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр эфир вакыйгасы булган

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясендә Mediascope компаниясе мәгълүматларына сылтама белән шулай дип белдерделәр.

РФ Президенты Владимир Путинның Беренче каналдагы Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр аерым эфир вакыйгасы булган. 

«Новогодняя ночь на Первом» телепрограммасының беренче өлеше рейтингта икенче позициядә урнашкан, ә «Россия 1» телеканалындагы «Голубой огонек на Шаболовке» программасы (шулай ук беренче өлеше) популярлыгы ягыннан өченче вакыйга булган.

Мәгълүматларга дүрт яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Mediascope компаниясе мәгълүматлары нигезендә Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингы тарафыннан анализ ясалган. Mediascope компаниясендә әлеге мәгълүматны расладылар, Беренче канал исә бу уңайдан бернинди дә аңлатма бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса