Район газетасы редакциясендә «Татмедиа» АҖ татар журналларын сатып алырга мөмкин
«Сабантуй», «Сәхнә», «Казан утлары», «Ялкын», «Идел», «Чаян» журналлары һәм «Шәһри Казан» газетасы сатуга чыкты
Бүгеннән район газетасы редакциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте журналларын сатып алырга мөмкин.
"Сәхнә" журналы татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктырта. Бәясе - 70 сум.
"Сабантуй" - балалар журналы. Биредә сабыйлар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат басыла. Бәясе - 65 сум.
"Казан утлары" журналында татар язучыларының романнары, повестьлары һәм хикәяләре басыла. Журналда күренекле шәхесләрнең пьесалары, истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмористик һәм сатирик әсәрләр һ.б. әһәмиятле урын бирелә. Бәясе - 70 сум.
"Идел" журналы яшь һәм башлангыч әдәбиятчылар өчен, шулай ук әдәби әсәрләрне татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү өчен төп әдәби мәйданчык буларак тәкъдим ителә. Бәясе - 70 сум.
"Ялкын" - иллюстрацияле әдәби балалар журналы. Бәясе - 55 сум.
"Чаян" - Татарстанның сатира һәм юмор атналык татар әдәби-сәнгать журналы. Бәясе - 45 сум.
"Шәһри Казан" – Татарстан һәм Россия төбәкләрендә таралучы газета. Газетаның девизы – «Синең өчен, синең турында!». Газетада төп урынны укучы алып тора: аның проблемалары, сораулары, яңалыклары. Бәясе - 25 сум.
Шулай ук редакциядә матур әдәбият китаплары сатып алырга мөмкин. Ассортимент белән сылтама аша танышырга мөмкин.
"Татмедиа" АҖ
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа