Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның хәрби комиссариаты ир-атларны контракт буенча хезмәткә җыя

Бу хакта тулырак мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Фәрит Вәлиев сөйләде.

– Фәрит Өлфәтович, хәрби хезмәткәр белән нинди срокка контракт төзелә?

– Минималь срок – 12 ай. РФ Кораллы көчләренең төрле частьларында хәрби хезмәт үткән кешеләр кабул ителә. Хәрби хезмәт үтмәгәннәр өчен дә ишекләр ачык. Иң мөһиме, сәламәтлек белән барысы да яхшы булырга тиеш. Хәрби комиссариат хезмәткәре белән сөйләшүдән соң ир-атны район үзәк хастаханәсендә медицина комиссиясе көтә. Яраклы дип табылса, без аңа шәхси эш ачабыз һәм республиканың хәрби комиссариатына җибәрәбез. Контракт бүлегендә төрле вазифалар тәкъдим ителә һәм контракт рәсмиләштерелә. Аларга елына бер ай ял бирелә.

– Контракт ничә яшьтәгеләр белән төзелә?

– Рядовойлар составы 60 яшькә кадәр, аеруча дефицит хәрби белгечлекләргә 65 яшькә кадәрге кешеләр кертелә. Офицерлар 3 елга контракт төзи, шуңа күрә кече офицерларның яше 57 яшькә кадәр, өлкән офицерларның яше 63 яшькә кадәр. Күптән түгел бер ир-ат килде, аңа 68 яшь. Улы мобилизацияләнгән булса да, үзен дә җибәрүләрен үтенде. “Мин дә ярдәм итәргә телим”, диде. Кызганыч, без аны җибәрә алмыйбыз.

– Хезмәтнең өстенлекләре нидә?

– Социаль пакет, хәрби дәрәҗәләргә һәм вазифаларга бәйле рәвештә акчалата түләүләр, компенсация (выходное пособие). Уртача алганда, хәрби хезмәткәр аена 200 мең сумга якын акча ала. Өстәвенә, һәр юкка чыгарылган очу аппараты, танк яки автомобиль өчен өстәмә түләүләр бирелә. Акча банк картасына күчерелә һәм аны үз теләге буенча куллана ала: үзендә калдыра, хатынына яки әти-әнисенә күчерә ала.

– Контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләр бармы?

– Набор башлангач, дистәгә якын контрактчы озаттык. Бу бары тик ирекле эш, без беркемне дә мәҗбүр итмибез. Һәркемнең үз сәбәпләре бар. Кемдер патриотик сәбәпләр аркасында килә, кемдер кредитларын, ипотекасын ябарга тели. Без һәркемне бик теләп кабул итәбез, барысын да җентекләп аңлатабыз, киңәш бирәбез һәм ярдәм итәбез. Без аларның гаиләләренә бөтен игътибарны күрсәтәбез, әгәр алар берәр нәрсәгә мохтаҗ булса, алар безгә яки хакимияткә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса