Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне Җиңү көне белән котлады

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезне зур бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Быел без бу вакыйгаларның 77 еллыгын билгеләп үтәбез һәм аларның мөһимлеген елдан-ел ныграк аңлыйбыз. 1945 елның маендагы Җиңү - ул безнең ата-бабаларыбызның кешелек цивилизациясен коткаруда керткән зур өлеше. Бу мирас безнең өчен һәрчак бәһасез терәк булачак.
Без ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Сугыш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Ә бүген сезнең төпле сүзләрегез һәм яхшы киңәшләрегез безгә үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү эшендә бик кирәк. Кызганыч, безнең арабызда әлеге сугыш шаһитлары елдан-ел кими бара. Исән ветераннар калмаган районнар да бар. Ә без бүген безнең белән бергә бу Бөек бәйрәмне билгеләп үтүчеләрнең исемнәрен горурлык белән атыйбыз: Куприянова Нина Никифоровна, Козлов Михаил Васильевич, Мәхмүтов Риаз Мәхмүтович, Макаров Алексей Петрович, Гыймадиев Хәким Минһаҗевич, Корчагин Павел Семенович, Денисов Анатолий Иванович, Токранов Илья Иосифович.
Без чираттагы тапкыр якты киләчәгебез, тыныч тормыш өчен соңгы сулышына кадәр көрәшкән батырларыбыз алдында баш иябез. Миллионлаган кеше
Җиңү шатлыгын күрә һәм кичерә алмады. Үлемсез полк фашизмны җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләрнең барысы турында хатирәләрне яңарта. Әйе, фронтовиклар урынына урамнар буйлап аларның балалары, оныклары, оныкчыклары узачак, чөнки һәр гаиләнең үз геройлары бар, аларны хәтерлиләр, хөрмәт итәләр, алар белән горурланалар. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаучылар мәңге хәтерләребездә сакланачак. Алар мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.
Тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары һәм сугыш чоры балалары, сезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Киләчәк буыннарның якты киләчәген кайгыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә, Җиңү, азатлык, тормыш өчен рәхмәт! Сезнең алда баш иябез!
Кадерле ветераннарыбыз, сезгә сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне, ә барлык район халкына – тынычлык, иминлек, бәхет, уңышлар телим! Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса