Район хастаханәсендә күпкә уңайлырак булачак
Җәмгыять

Район хастаханәсендә күпкә уңайлырак булачак

Безнең республикада капиталь ремонт буенча күп кенә программалар эшли, күпфатирлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл мәдәният йортлары, поликлиникалар, хастаханәләр һәм башка мөһим социаль объектлар яңартыла. Биш катлы стационарда ремонт ясалган иде инде. Хәзерге вакытта 18 ел элек куллануга тапшырылган поликлиника ремонтлана.

- Поликлиниканы ремонтлауга без февраль аенда керештек, - диде биредә ремонт эшләрен алып баручы төзелеш оешмасы прорабы Александр Тубанов, - беренче эш итеп түбәне ремонтладык, шикмәләрне алыштырдык, иске калай урынына заманча профнастил яптык.

Соңрак бүлмәләрне ремонтлый башладык, моның өчен уң як канатта урнашкан кабинетларны бинаның икенче яртысына күчереп тордык, әлбәттә, бу медицина персоналына һәм авыруларга вакытлыча кыенлыклар тудырды, әмма төзелеш эшләре вакытында бу котылгысыз. Чөнки без, төзүчеләр, ремонтны сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Килешәм, капиталь ремонт озакка сузыла, чөнки без бөтен иске системаларны да алыштырабыз. Биредә шулай ук пластик тәрәзәләр куйдык, җылылык, канализация, вентиляция системаларын яңарттык, электр үткәрдек, идәнне, түшәмнәрне алыштырдык. Гомумән алганда, бар да яңадан эшләнә. Шулай ук керү юлында да ремонт бара, монда авырулар һәм медицина персоналы өчен баскычлар, пандус булачак. Бүлмәләрдәге стеналарны юыла торган махсус акрил буявы белән буядык. Икенче катта эшләрне инде тәмамладык, атна дәвамында бинаның икенче ягына да керешәчәкбез. Төзелеш материаллары һәм эшчеләр белән без тулысынча тәэмин ителгән. Яңа елга кадәр ремонт эшләрен төгәлләргә һәм питрәчлеләрне куандырырга тырышабыз, - ди Александр Тимофеевич.

Игорь Егоров тәҗрибәле төзүче, ул инде күп кенә төзелешләрдә эшләп өлгергән. Биредә дә аның бригадасы беренче көннән үк эшли.

- Минем бригадада алты кеше, - ди ул, - хәзер без линолеум җәябез. Бер бүлмәне ремонтлау 2-3 сәгатькә сузыла, шул рәвешле, бер көнгә 6-7 бүлмәне төзекләндереп өлгерәбез.

Иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать алтыга кадәр эшлибез. Кирәк булганда, берничә сәгатькә тоткарланабыз, үзебез дә ремонтны вакытында төгәлләргә телибез.

- Бездә ремонт февральдән бирле бара, – диде рентгенолаборант Татьяна Данилова. – Пациентлар белән гадәттәгечә эшлибез. Аларның да төрлесе бар, кайберләре юктан да проблема ясый, ярсып китә. Минемчә, бу ремонт белән генә бәйле түгел. Араларында кайвакыт гадәти уңайлы шартларда да канәгатьсезлек белдергәннәре булгалый. Без барыбыз да төрле бит, монда берни дә эшләп булмый. Мондый чакта без дәшми калмыйбыз, бу уңайсызлыкларның вакытлыча гына икәнлеген аңлатырга тырышабыз.

Әлбәттә, безнең үзебезгә дә мондый шартларда эшләве кыен, әмма без зарланмыйбыз, ремонттан соң эш шартлары күпкә яхшырачагын яхшы аңлыйбыз. Ремонттан соң дөрестән дә күпкә яхшырак булачак, безнең өчен дә, пациентлар өчен дә.

– Ремонт вакытында хастаханәдә кабинетларның теләсә кайда таралып урнашуы гына уңайсызлык тудырды, – диде пациентларның берсе Сәрия Хәйруллина, – бөтен хастаханә буенча ремонт бара, барлык бүлекчәләргә ремонт ясала, килгән саен кабинетларны эзләп йөрергә туры килә. Шушы ук сәбәп белән урын аз калды, кайбер коридорлар ремонтка ябылган, шуңа күрә дә хәзер һәр җирдә кеше күпләп җыелып торган төсле. Мисал өчен теркәлү урынын гына алыйк, хәзерге вакытта кечкенә генә бүлмәдә урнашкан, әлбәттә, бу уңайлы түгел. Шулай да әлеге барлык уңайсызлыкларга түзәргә була, ремонт кирәк иде бит инде. Хастаханәбез тизрәк якты, иркен, чиста булса иде инде. Безнең үзебезгә дә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә өйрәнергә кирәк, хастаханә бит безнең өчен эшли.


хастаханә