Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район янгын күзәтчелеге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне сорый

8 июньнән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артты.

Июньнең беренче ункөнлегендә Богородск авылында - үлән, Гильдеевода - мунча, Көектә – шәхси йорт януы теркәлде. Зыян күрүчеләр юк, әмма аларга янып беткән диварларны торгызырга һәм түшәмнәрне яңартырга туры киләчәк. Төп сәбәпләр – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

Таләпләрне үтәгез. Электр тапшыру линиясенә һәм җылыту җайланмаларының техник торышына даими ревизия ясагыз. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз. Янгынны вакытында ачыклау һәм бетерү өчен янгын хәбәрчеләре куегыз, - дип киңәш итә Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм профилактик эшнең өлкән инспекторы Роман Пушков.

Ул билгеләп үткәнчә, янгыннар еш кына төнлә, хуҗалар йоклаган вакытта килеп чыга, ә янгын хәбәрчеләренең тавышы хәтта күршеләргә дә ишетеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса