Редакция коллективы район газетасы хәбәрчесен улы тууы белән котлый
Җәмгыять

Редакция коллективы район газетасы хәбәрчесен улы тууы белән котлый

Шәрәфиевлар гаиләсе өчен бу Яңа елда иң зур бүләк булган

Район газетасы корреспонденты Алисә Шәрәфиева икенче тапкыр әни булды. 5 гыйнварда 13:31 сәгатьтә ул 3 килограмм 570 грамм авырлыктагы малай тудыра.

Алисә сүзләренчә, ул бу вакыйганы бер ел элек Яңа ел төнендә юраган һәм аның теләге тиз арада тормышка ашкан. Әти-әнисе белән бергә кечкенә абыйсын дүрт яшьлек олы улы да көткән була.

- Баланы нәкъ менә 2024 елда бала табасым килде, - ди яшь әни. - Шуңа күрә көн саен туачак балам белән сөйләшеп, сабыр итеп торуын сорадым. Безнең гаилә өчен улыбыз туу – Яңа елда иң зур бүләк. Һәркемнең хыяллары тормышка ашуын телим! 

Редакция коллективы сине чын күңелдән котлый, Алисә! Улыгызның сәламәт, тыңлаучан һәм сәләтле бала булып үсүен телибез.