Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Росгвардиядә үз теләге белән хезмәт итүчеләрнең бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар

Шул хактагы республика законы 1 марттан үз көченә керде

Татарстанда гамәлдә булган дәүләт бушлай юридик ярдәм системасына үзгәрешләр кертелде. Шул хактагы республика законы 1 марттан үз көченә керде, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә алар махсус хәрби операциядә катнашкан шартларда үз теләге белән ярдәм күрсәтүче гражданнар да бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булачак», - дип ачыклык кертте ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Росгвардиядә үз теләге белән хезмәт итүчеләргә медик-социаль экспертиза, инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү очракларында да хокукый документлар тутыруда ярдәм күрсәтеләчәк, диде ул.

Моннан тыш, дәүләт бушлай юридик ярдәм системасында катнашучылар рәтенә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә кертелгән. Ул үз компетенциясе чикләрендә бушлай хокукый ярдәм күрсәтергә булышлык итәчәк.

Бушлай юридик ярдәм турындагы республика законына төзәтмәләр аны федераль законнарга тәңгәлләштерү өчен кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса