Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия кибетләрендә кассада срогы чыккан сөт продукциясен сату блокировкалана

Ул гадәти һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында эшләячәк.

1 майдан Россиянең зур сәүдә челтәрләрендә срогы чыккан яки легаль булмаган сөт продукциясен һәм шешәле суны сатуны блокировкалау механизмы кертелә. Ул гадәти һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында эшләячәк. Бу хакта ТАСС Перспективалы технологияләрне үстерү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Товарны сканлаштырганда система «Гадел билге»гә мөрәҗәгать итә һәм, әгәр продуктның срогы чыккан яки легаль түгел икән, аны сату чикләнә.

Әгәр дә кибет яңа системага тоташмаган яки легаль булмаган товарларны сатса, мәгълүматлар Роспотребнадзорга тапшырыла. Тикшерү үткәрелә.

«Хәзер сөт продукциясе һәм су өчен режим зур кибетләрдә генә гамәлдә, әмма 1 сентябрьдән бөтен ваклап сату өлкәсенә тарала», - дип сөйләде ЦРПТ генераль директоры урынбасары Реваз Йосыпов.

Яңа режим этаплап кертелә. 1 майга кадәр ул тәмәке һәм савытларга тутырып бирә торган сырага гына кагыла иде. Үзгәрешләр бәяләрне бозып тәмәке продукциясен сатуны, шулай ук ялган кодлар һәм контрафакт булган товарларны сатуны шактый киметергә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса