Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия тыюлыклары турында яңа сайт барлыкка килде

Путин сүзләренчә, бу кызыксынучы кешеләрне Россия табигате байлыгы белән таныштыруга тагын бер адым.

Россия Президенты Владимир Путин nature.kremlin.ru сайтын эшләтеп җибәрү турында игълан итте, анда Россия тыюлыклары эше турында мәгълүмат урнаштырылачак. Аның сүзләренчә, бу кызыксынучы кешеләрне Россия табигате байлыгы белән таныштыруга тагын бер адым.

«Бу флораларга да, фауналарга да кагыла, тыюлык зоналары эше белән танышырга да мөмкин. Минемчә, кызык булыр. Бу ачык кулланылышта булачак», - дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен.

Ул искәрткәнчә, Россиянең табигый территориясенең 13 проценты дәүләт тарафыннан саклана, һәм ил, һичшиксез, бу юнәлештә дөнья лидерлары рәтендә тора.

«Безнең эш бу сүзнең тулы мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсенә чыгарылган. Без моның белән системалы рәвештә, күп дистә еллар дәвамында шөгыльләнәбез», - диде Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса