Россиядә 1 гыйнвардан пенсия артачак
Аның уртача 1 мең сумнан да ким булмавы мөһим, дип белдерде Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибикова.
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе киләсе елның 1 гыйнварыннан 4,8 процентка артачак.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, 2023 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 21864 сумга җитәргә тиеш.
Агымдагы ел башына алынган мәгълүматларга караганда, эшләмәүчеләр пенсиясенең уртача күләме 19017 сум булган. Хәзер бу күрсәткеч – 20864 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа