Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләргә отышлырак пенсиягә күчү ысулын атадылар

Бу хакта Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде

Социаль пенсия алган вакытта рәсми эшкә урнашып пенсия баллары туплап була. Алар җитәрлек җыелгач, инвалидлык буенча иминият пенсиясенә күчәргә мөмкин.

Шулай ук туендыручыны югалту буенча хәрби пенсия алучылар, өстәмәләр алу хокукы бирелсә, картлык буенча пенсиягә күчә ала.

Юрист билгеләп үткәнчә, иң отышлы вариантларны мөстәкыйль эзләргә туры киләчәк, чөнки Социаль фонд пенсия алучыларны бер төрдән икенчесенә автоматик рәвештә күчерми.

«Моның өчен законнарны өйрәнергә, пенсия яки социаль тәэминат органнарыннан белешмә мәгълүмат алырга һәм хәзерге вакытта үзең өчен оптималь вариантны исәпләргә туры киләчәк», –  дип белдерде Соловьев.

Моннан тыш, закон буенча инвалидлык һәм картлык буенча ике пенсия алырга мөмкин. Мондый варианттан Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Камалышта калган Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр, шулай ук хәрби хезмәттә сәламәтлегенә зыян килү нәтиҗәсендә инвалид калучылар куллана ала.

Пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчүне рәсмиләштерү һәм ике пенсия алу өчен шунда ук социаль тәэминат органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде юрист.

14 февральдә көнне Россия Социаль фонды Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2022 ел нәтиҗәләре буенча 14 процентка артып, 20,6 мең сумга кадәр җитүен хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X