Россиядә аз керемлеләр өчен дисконт карталары барлыкка килергә мөмкин
Бу закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан әзерләнгән.
Россиядә аз керемле гражданнар өчен ташламалы карталар барлыкка килергә мөмкин.
Басмада ачыклауларынча, карта белән хезмәт күрсәтү, дару һәм продукт өчен түләп булачак. Шул ук вакытта кибетләр һәм даруханәләр программага ирекле рәвештә кушылачак. Алар ташламалар бирә торган товарларның вакытын һәм исемлеген үзләре билгели.
Алар өчен бу проект шулай ук файдалы булачак: ул сатып алучылар агымын тәэмин итәчәк», - дип уйлый Нилов.
Инициатива кабул ителгән очракта, картадан яшәү минимумыннан кимрәк акча ала торган россиялеләр файдалана ала. Россиядә аның күләме 13,9 мең сум тәшкил итә.
Авторлар фикеренчә, закон 2023 елдан эшли башларга мөмкин. Картаны россиялеләр социаль яклау органнарында яки күп функцияле үзәктән алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа