Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә машинадан чүп ташлаган өчен 200 мең сумга кадәр штраф яный

Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Хәзер Россиядә автомобиленнән чүп ташлап калдырган кешеләргә автомобилен конфискацияләү мөмкинлеге белән 200 мең сумга кадәр штраф яный.

Документ нигезендә, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен штраф салына: гражданнарга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга –  20-30 мең сум, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Кабат хокук бозган өчен транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә икеләтә күләмдә штраф каралган.

Әгәр бу кагыйдә йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылмалар ярдәмендә бозылса, штраф күләме күбрәк булачак: гади гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 120 мең сумга кадәр һәм шулай ук йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса