Россиянең 12 төбәгеннән галимнәр Мәүлә Колый иҗатын өйрәнү өчен Питрәч районына киләчәк
Конференциядә яңгыраган чыгышларны фәнни җыентык рәвешендә бастыру планлаштырыла.
Бүген, 1 апрельдә, Питрәч районы Яңа Шигали авылында XVII гасыр татар шагыйре Мәүли Колыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция ачыла. Конференциягә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөздән артык галим һәм туган якны өйрәнүчеләр чакырылган.
Бирегә Россиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Татарстанның 24 районыннан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, әдәбият белгечләре киләчәк. Без доклад белән чыгыш ясарга теләүчеләрдән 150 заявка алдык", - дип сөйләде Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борханов.
Конференция кысаларында булачак стелага нигез салу, шулай ук авыл буйлап экскурсия планлаштырылган. Алты метр биеклектәге стела җәй көне урнаштырылачак.
Конференциядә яңгыраган чыгышларны фәнни җыентык рәвешендә бастыру планлаштырыла.
Җыентыкка Питрәч районы тарихы, туган як табигате, авыллар тарихы буенча материаллар керәчәк. Шулай ук Питрәч районында туып-үскән күренекле шәхесләр, районда урнашкан музейлар һәм мәгариф турында да сөйләячәкбез. Киң мәгълүмат белән иң зур бүлек Мәүлә Колый иҗатына һәм тормышына биреләчәк. Кушымтага Чыты һәм Шәле авыллары халкының тәкъдимнәрен, шулай ук конференция резолюциясен кертәчәкбез", - диде Альберт Борханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа