Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роструд бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә түләү турында искәртте

2023 елда яңа ел яллары тугыз көн була.

Окладка эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен аны ике тапкыр күбрәк алырга тиеш. Килешү буенча эшләүчеләргә килешүдәге бәя ике тапкыр арттырып түләнә, ә тарифлар буенча эшләүчеләргә икеләтә тариф ставкасы күләмендә түләнә. 

Рострудта искәртүләренчә, хезмәткәрнең теләге буенча бәйрәм көнендә эшләгән өчен аңа башка көнне ял бирелергә мөмкин.

«Бу очракта бәйрәм көнендә эшләгәнгә бер күләмдә түләнә, ә ял көне өчен түләнми», – диделәр ведомствода.

2023 елда яңа ел яллары тугыз көн була. Шул ук вакытта бәйрәмгә туры килгән яллар башка көннәргә – 1 гыйнвар (якшәмбе) 24 февральгә (җомга), ә 8 гыйнвар (якшәмбе) 8 майга (дүшәмбе) күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса