Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәрвакыт уяу булыгыз, үзегезне куркыныч астына куймагыз

Ачык ут чыганаклары: очкын, учак, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге һәм шуның ише башка әйберләрдән янгын чыгу куркынычы бик зур. Шулай ук янгын китереп чыгаруның мөмкин булган чыганаклары булып күпләгән куркыныч электр приборлары тора.

Көзге салкыннар җитү белән, ягып җылыту чоры башланыр алдыннан ук, бу исемлеккә төрле электр җылыткуыч приборлар да өстәлә. Бу турыда хәбәрчебез Ольга Шипшовага Питрәч янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Роман Пушков сөйләде.

- Роман Владимирович, статистика күп сандагы янгыннарның торак секторында килеп чыгуы һәм моның сәбәпчесе кешеләр үзләре булганын күрсәтә. Бу чыннан да шулаймы?

- Янгын килеп чыгу сәбәпләре бик күп, әмма аларның күбесе, асылда, кеше гаебе аркасында килеп туа. Саксыз, ә кайчагында ут белән игътибарсыз эш итү, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, балаларның ут белән шаярулары, мичләр һәм төтен чыгу юллары көйсезлеге белән беррәттән, янгыннар еш кына кешенең гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү нәтиҗәсе булып тора.

- Әйтегез әле, зинһар, көзге-кышкы чорда нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк?

- Салкыннар башлану белән күпләр төрле җылыту приборларын куллана башлыйлар. Электр җылыткыч приборларны, каты, сыек хәлдәге ягулык белән эшләгән мичләрне эксплуатацияләү алдыннан, аларның төзек булуына инанырга кирәк. Техник торышын тикшерегез, әгәр кирәк булса, ремонтлагыз. Киемнәрне турыдан-туры җылыту приборларында киптермәгез. Аларны күзәтүсез эшләгән халәттә, кечкенә балалар һәм карт кешеләр белән бергә калдырмагыз. Ягып җылыту чоры башланыр алдыннан һәм шулай ук ай саен төтен чыгу юлларын чистартыгыз. Мичнең артык кызуына юл куймагыз. Мичне йокларга ике сәгать калганнан да соңрак якмагыз. Үзегездә янгын сүндергеч булдыру да яхшы. Бу җайланма куллануда гади һәм янгынны башлангыч стадиядә сүндерүдә нәтиҗәле булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме, һәрвакыт уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса