Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында Гайнетдиновлар гаиләсе алтын туйларын үткәрде

Дамирә Салих кызы белән Мансур Минһаҗ улының никахына 50 ел булды.

“Балалар миннән яшереп минем өчен фата һәм ак күлмәк сатып алганнар, тантана алдыннан аны күңелгә үтеп керерлек музыка астында бүләк иттеләр”. / Фото гаилә архивыннан

Егет белән кыз бер-берсе белән студент чакларында Казанда танышканнар: берсе техникумда бухгалтерлыкка, икенчесе төзелеш уку йортында инженер белгечлегенә укыган. Шул вакытта егет туганы яшәгән тулай торакка барган, ә анда булачак хатыны да яшәгән була.

Алар беренче тапкыр 1969 елның 7 ноябрендә очрашканнар. Бу көнне яшьләр Октябрь революциясе бәйрәме уңаеннан бергә җыелган була. 

– Безнең дуслык шул көннән башланды да инде, – диде Дамирә Гайнетдинова.  – 1971 елда Мансур институтны тәмамлады һәм юллама буенча Түбән Камага эшкә китте, мин башкалада калдым. Бер елдан соң аны армиягә алдылар. Ул кайткач та өйләнештек, – дип искә ала ул.

Дамирә Салих кызы Спас районыннан, Мансур Минһаҗ улы Питрәчтән. Кияүнең туган җирендә никахлашалар. ЗАГСтан соң ата-ана йортында туганнары һәм дуслары белән бу вакыйганы зурлап билгеләп үткәннәр.

– Ул елны җәй бик эссе иде. Яңгыр булмады, каенана: “Шушы корылык вакытында бәйрәм оештыру авылдашлардан оят” диде. Ләкин нәкъ шул көнне, 1 июльдә, яңгыр яуды. Дус кызларым матур итеп чәчләрен ясатып килгәннәр иде, прическаларыннан бернәрсә дә калмады, чөнки беркемнең дә зонтигы юк иде. Олылар яңгыр яуганына шатландылар, ә без бәхетебезне уртаклашуда бернәрсә дә комачауламавына канәгать идек, – дип искә алды яшьле күзләрен сөртеп кәләш.

Туй көне. 1973 елның 1 июлендә төшерелгән архив фотосы.

Гаилә Түбән Камада яшәгән. Эшләгәннәр, ике кыз үстергәннәр – Лилия стоматолог, ә Алсу экономист булган. 1995 елда аларның беренче оныклары ир бала туганга ир белән хатын бик шатланганнар. Аңа Ислам дип исем кушканнар. Плеханов исемендәге Мәскәү университетын кызыл диплом белән тәмамлаган, хәзер Сингапурда шәхси фирмада эшли. Аның артыннан Лиана, Диана, Мәрьям, Ясминә туган.

– Безнең беребез дә изге һәм фәрештә дә түгел, һәркемнең уңай һәм тискәре сыйфатлары бар, – дип билгеләп үтә Дамирә Салих кызы. – Бер-береңә карата сабырлык, зирәклек күрсәтергә кирәк, бигрәк тә хатын-кызга, шуның нәтиҗәсендә никах саклана. Без төрле вакытларны кичердек, бигрәк тә талон чорында җиңел булмады. Ләкин без бер-беребезне яратып өйләнештек, шуңа күрә барысына да түздек, тормыш юлын бергә үттек. Ирем минем өчен һәрвакыт таяныч булды, аның белән миңа бернәрсә дә куркыныч түгел. Әлбәттә, без дә әрләшмичә тормыйбыз. Ләкин ул озак ачу тотмый, беренче булып үзе дәшә. Әгәр гаепле икән, һичшиксез, гафу үтенә, ә мин аны беркайчан да рәнҗетмим (көлә), шуңа күрә гафу үтенергә дә туры килми, – дип сөйли ул.

Никахлашуның ярты гасырлык юбилее хөрмәтенә тантана оештыру балалары идеясы булган, алар шулай итеп ата-аналарына зур сюрприз оештырганнар. Алар йорт янындагы матур территорияне бизәгәннәр, ә аларга бернәрсә дә әйтмәгәннәр. Өстәл әзерләгәннәр, тамада чакырганнар. Алтын парны көчле алкышлар белән каршы алганнар, җиргә роза таҗлары сипкәннәр, алар традиция буенча балдаклар алмашканнар, таныклык алганнар, парлап биегәннәр. Бәйрәмгә иң якын кешеләре – якынча 30 кунак җыелган. Кич белән һавага салют атканнар.

Гайнетдиновлар авылда үз йортларын төзегәннәр, ул әти-әниләре йорты янында урнашкан. Әлегә монда ял һәм җәй көннәрендә кайталар. Киләчәктә ир белән хатын Шәлегә күченергә планлаштыралар. Гаилә башлыгы 74 яшьтә булса да лаеклы ялга китми, су каналында генераль директор ярдәмчесе вазифасын башкара, «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә ия, хатыны күп еллар бухгалтер булып эшләгән. Икесе дә ярлы гаиләләрдә үскән, алар җәмгыятьтә уңышларга һәм югары статуска ирешә алганнар, балаларын һәм оныкларын иң яхшы югары уку йортларында укытканнар һәм аларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

«Ярты гасыр бергә яшәү җиңел түгел. Әлбәттә авырлыклар булды, әмма мәхәббәтебез гаиләбезне саклап калырга, тормыш юлыннан кулга кул тотынышып атларга ярдәм итте».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса