Шәле авылында Вахитов исемендәге колхозның рәисе Фәйзрахман Сафинның тууына йөз ел булды
Җәмгыять

Шәле авылында Вахитов исемендәге колхозның рәисе Фәйзрахман Сафинның тууына йөз ел булды

Ул иген иккән һәм мәдәниятне үстергән шәхес

2 ноябрьдә Шәле авылында Вахитов исемендәге колхозның легендар рәисе Фәйзрахман Сафинның тууына йөз ел булды.

Бушап калган кырларда көзге җил исә, мондагы һава да аның истәлеген саклый кебек. Әлеге язма бу басуларны озак еллар үз куллары белән эшкәрткән, икътисадны гына үстерү түгел, ә тулы бер тормыш моделе булдырган – мәдәният сарае, мәктәп, хастаханә төзегән, киләчәккә ышаныч белән караган кеше турында.

Аның балачагы 11 яшендә, кулында әтисе үлгән көнне тәмамлана. Шул көннән күп балалы гаиләдә исән калу өчен көрәш башлана.

– Әби белән күрше авылга хәер сорарга барганыбызны хәтерлим, – дип искә ала ул соңрак. – Кайтканда ачлыктан аңымны җуйдым. Әби минем авызыма он каптырды. Күземне ачкач күккә карап: “Ходаем, туйганчы бер ипи ашасаң иде”, – дидем.

Баланың бу теләге аның бөтен гомер юлын билгеләгән. Вахитов исемендәге колхозны җитәкләп, ул бу хуҗалыкны Татарстанда иң данлыклы колхоз итә, Казан өчен сөт, бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерәләр. Ел саен 4-5 мең тонна сөт, 7-8 мең тонна бәрәңге – бу саннар кайчандыр ачлыктан тилмергән малай теләгенең матди гәүдәләнеше була.

1944 елда Фәйзрахман Сафинны армиягә алалар. Җиңүне ул танк ротасы старшинасы буларак каршылый. Польшада һәм Балтыйк буенда хезмәт иткән, диверсантларга каршы көрәшкән. Соңыннан өйрәнүләр вакытында Т-55 рычаглары артына утыргач, ул сугышчан яшьлегенә кайткандай була.

Шәле мәктәбендә физкультура укытучысы һәм хәрби җитәкче булып эшләгәннән соң, 1956 елда Фәйзрахман Сафин Чыты авылындагы “Чулпан” колхозы рәисе була, аның җитәкчелегендә артта калган колхозның эшләре бик тиз алга китә. 1959 елда туган авылында Вахитов исемендәге колхозны җитәкли.

Ул иртәнге дүрттә сыер савучылар белән беррәттән торып, “Газик”та төн уртасына кадәр иксез-чиксез кырларны урый. Аксакаллардан бик күп нәрсәләргә өйрәнә, башка районнардагы хезмәттәшләреннән тәҗрибә ала, Казан дәүләт университеты галимнәре белән тыгыз элемтә урнаштыра. Авылның икътисадчылары белән барысын да уйлап, исәпләп, кырчылык һәм терлекчелек буенча хуҗалык хисабына звенолар төзиләр. Продукция халыкка турыдан-туры, арадашчыларсыз гына барып җитсен өчен, хәтта колхоз базасында үзләренең сөт заводын да төзегәннәр. Нәтиҗәләр дә озак көттермәгән. Алтмышынчы елларда ук Вахитов исемендәге колхоз бөтен күрсәткечләре буенча рентабельле була, миллионер колхозга, бөтен Татарстан өчен үрнәк хуҗалыкка әверелә.

– Ул без йоклаганда инде эшкә китә, без яткач кына кайта иде, – дип искә ала олы улы Илдус. – Үскәч, мин дә, барлык укучылар кебек үк, көненә дүрт сәгать колхозда эшләдем. Машина йөртү таныклыгы алгач, әти дустым белән миңа мотороллер бирде, без аларга утырып төзелеш материаллары, колхозчыларга басуга азык-төлек ташый идек.

Кече кызы Айсылу да бәхетле мизгелләрне искә төшерә:

– Ул мине өсте брезент белән капланган иске “Газик”ка утыртып кырга алып бара иде. Мин әтием янында утырып баруыма бик горурлана идем. Тирәякта иксез-чиксез кырлар, тургайлар сайрый. Әти минем өчен агачтан чикләвек өзеп бирә. Бу истәлекләр әле дә күз алдында. Әле дә хәтерлим, көзен көчле яңгырлар вакытында юллар бетә, ул тракторчыларга сыер савучыларны көтүлектән чыгарырга кирәк, дип шалтырата, ә машина батып калган.

40 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, гомер буе йорт һәм балалар турында кайгырткан хатыны Фатыйма Кәрим кызы һәрвакыт ире янында, аңа терәк була. Ул сабыр, яхшы күңелле, ачык йөзле. Алар озак еллар бер-берсен яратып, кайгыртып яшиләр. Өч бала үстерәләр. Өлкән уллары Илдус, отставкадагы подполковник, хәзерге вакытта КФУ юридик факультетының криминалистик лаборатория мөдире. Икенче улы Җәүдәт – юридик фәннәр докторы, профессор, КФУның юридик факультеты мөдире. Кызлары Айсылу социаль тәэмин итү өлкәсендә эшләгән, хәзер пенсиядә.

Фәйзрахман Сафинның җитәкче буларак уңышының сере нәрсәдә?

– Ул бик таләпчән, дисциплинаны ярата иде, – диде Илдус Сафин. – Шуңа күрә мин хәрби училищега киттем. Көчле оештыручы да иде, үз янына яхшы белгечләр – агрономнар, икътисадчылар командасын җыйды. Аларны Шәледән генә түгел, төрле җирләрдән чакырды.

Фәйзрахман Сафин тәвәккәл, җаваплылыкны үз өстенә ала белгән, киләчәкне ачык күргән, аңа омтылган һәм колхозчыларны рухландырган. Авылда салам түбәләр калай түбәләр белән алыштырылган, йортлар, җитештерү биналары, мәдәният йорты, мәктәп, хастаханә төзелгән. Авылда мәдәният үсеш ала. Халык тормышына ул яхшы юллар, электр һәм радиофикация буларак кына килеп керми, хуҗалык рәисе өйләрдәге радионокталар аша, баганалардагы репродукторлар аша һәркемгә яңалык ирештерергә омтыла.

Фәйзрахман Әхмәтҗан улы күп кенә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән таныш була: Шәледә Сибгат Хәким дә, Сара Садыйкова да, сугыш геройлары Владимир Девятаев һәм Петр Гаврилов та булган. Шулай ук авыл халкы язучылар Гарифҗан Ахунов, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Габдрахман Әпсәләмов белән очрашкан.

– Харис Якупов үзенең атаклы “Көчле кешеләр” картиналар сериясен – безнең сыер савучыларыбызны һәм көтүчеләребезне ясаганда – мин малай чагымда аның артыннан мольберт һәм буяулар күтәреп йөрдем, – дип искә ала Илдус Сафин. – Әтинең уйланылган стратегиясе бар иде – халыкны мәдәнияткә һәм әхлакка тартылсын өчен агарту эше алып барган.

– "Таш белән атканга да аш белән ата бел", дигән әйтем бар. Әтиебез менә шуңа өйрәтте дә инде, – дип сөйли кызы Айсылу. – Ачу тотмаска өйрәтте. Җитәкчеләрнең дусларына караганда дошманнары һәрвакыт күбрәк, дип әйтә торган иде. Ләкин ул һәркем белән дә уртак тел таба белә иде.

Ватан Фәйзрахман Сафинның казанышларын Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. Вахитов исемендәге колхоз өч тапкыр КПСС Үзәк Комитетының, СССР министрлар советының күчмә Кызыл Байрагына ия була.

Лаеклы ялда Фәйзрахман Әхмәтҗан улы үзгәрешләрне бик авыр кичергән.

– 80 яшьлек юбилеена әтигә Ока автомобиле бүләк иттеләр. Шул вакытта ул Питрәч районының Мактаулы гражданины булды, котларга авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде, – дип искә ала Айсылу Сафина. – Бу машинада без гөмбә, җиләк җыярга йөрдек. Әти: “Менә бу басуда без шундый уңыш җыя идек, ә хәзер чүп үләне үсә!” дип борчылды. Ул илгә салыначак санкцияләрне дә алдан күрә белгән, һәрвакыт илгә үз-үзен тәэмин итәргә кирәк, дип санады.

Кешеләрне аның зирәклеге үзенә тартып торган, аңа еш кына киңәш сорап килгәннәр, ул беркемне дә кире какмаган. Халык аны хәзер дә хәтерли. Ул вакытта Питрәч районы башлыгы булган Шәйхулла Насыйбуллин инициативасы белән Шәледә бер урамга һәм мәктәпкә Фәйзрахман Сафин исеме бирелә, мәктәп музеенда аңа тулы бер экспозиция багышлана. Ноябрьдә, гадәттәгечә, аның истәлегенә көрәш турниры уза.

Аның турында истәлек – оныкларында, ул аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән, алар катлаулы хәлләргә юлыксалар, “Бу очракта дәү әти нишләр иде икән?” – дип уйлыйлар.

Ул калдырган тормыш формулалары да хәтердә саклана: Таш белән атканга, аш белән җавап бир. Тотынгансың икән, артка чигенмә. Киләчәк – тәвәккәлләр кулында, алар кешеләр хакына эшләүдән курыкмаска тиеш”.