Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында балалар Ураза бәйрәмен билгеләп үтте

Чараны алып баручы Гүзәл Сафина бәйрәмне тантаналы ачу өчен сүзне Шәле имамы Тимур хәзрәткә һәм Исламгали хәзрәткә бирде.

Шәле авылы мәдәният йортында Заһир үзәк мәчете ярдәме белән Ураза гаете уңаеннан "Ураза бәйрәм" дип аталган чара узды. Бәйрәм турында игьлан берничә көн алдан гына хәбәр ителүгә карамастан, балалар бик күп җыелган иде.
Тимур хәзрәт бәйрәмнең мәгънәсен аңлатты, авылыбыз кызы, Ислам дини институт студенты Резеда Бикчантаева балалар өчен дини конкурслар үткәрде, кулга хна белән бизәкләр төшерүне оештырды. Беренче конкурс дини сораулар белән викторина формасында узды. Икенче бер конкурс азан әйтә белүче кечкенә малайларны җыйды. Балалар бәйрәмдә дини белемнәрен күрсәттеләр, ә белмәүчеләр киләсе бәйрәмгә дога, хәдис, азан өйрәнеп килергә вәгъдә итте. Уен-конкурслардан соң татарча дини әхләкый фильм карау оештырылды.
Сабын куыгы тамашасы бәйрәмне тагы да күңелләндереп җибәрде. Балаларның битләрендә шатлык әллә кайдан күренеп тора иде. Ирек Әхмәтшин балаларга спорт уеннары, эстафеталар үткәрде. Бәйрәмдә баллы мамык, попкорн һәм башка тәм-томнардан авыз итү мөмкинлеге булды.
Бәйрәмгә килгән һәр балага бүләккә Заһир үзәк мәчете тарафыннан әзерләнгән тәм-томнардан торган күчтәнәчләр, һәм Ураза гаете мөбәрәк булсын дип язылган һава шарлары тапшырылды. Шушы матур бәйрәмне оештырган өчен Диния нәзарәтенә, чыгымнарны каплаган хәйриячеләргә һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Киләсе еллар өчен дә Ураза гаете уңаеннан уздырылган ошбу күңелле чара традиция булып кереп калса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса