«Светлый» торак комплексында яңа чистарту корылмалары төзелде
Хәзерге вакытта торак комплексы территориясендә чистарту корылмаларының алдынгы системасы эшли.
Эшләтеп җибәрелгән комплекс хуҗалык-көнкүреш юынтык суларын чистарту өчен билгеләнгән. Район башлыгы Илһам Кашапов янә Көектә булды. «Светлый» торак комплексында идарә компаниясе директоры Сергей Митрофанов аңа чистарту корылмалары эшен күрсәтте. Комплекс экологы Марат Сөнгатуллин яңа торак комплексында суның сыйфаты турында сөйләде.
- Әйтик, эчәргә яраклы бер литр суда бакыр концентрациясе 1 миллиграмм булырга тиеш, ә безнең чистартылган хуҗалык-көнкүреш суында (бер литрда) 0,001 миллиграммнан да артмый. Гаҗәп, әмма бу факт! Кулланылган суларны таләп ителә торган күрсәткечләргә кадәр чистартканда суны хәтта эчәргә дә кулланырга мөмкин, әмма ул техник су дип санала һәм техник ихтыяҗларга, әйтик, су сибү яки сулыклар булдыру өчен куллануга туры килә, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа