Табиблар да, дәваланучылар да үз фикерен әйтте
Республика программасы буенча Питрәч район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр ремонт эшләрен ноябрь ахырына тәмамларга планлаштыра.
- Поликлиниканың гомуми мәйданы ике мең квадрат метрдан артыграк. Без монда тәрәзәләлрне, ишекләрне, инженерлык инфраструктурасын - электр, янгын сигнализациясе, автоматиканы алыштырдык, шулай ук суүткәргеч, канализацияне яңарттык. Фасад һәм керү урыннары буенча төп эшләрне инде тәмамладык, - диде “Главинвестстрой”ның төп белгече Сергей Ларин.
Ремонт барышында район үзәк хастаанәсендә эш бер генә көнгә дә туктап тормады. Башта төзүчеләр түбәне ремонтлады, аннары бинаның уң канатында кабинетларны ремонтлауга кереште. Табиблар вакытлыча хастаханәнең сул яктагы өлешенә күчеп торды. Әлбәттә, бу берникадәр уңайсызлылкар тудырды, шулай да мондый матурлык һәм уңайлылык хакына түзәргә була иде. Дөрестән дә ремонттан соң хастаханәдә шулкадәр матур һәм күпкә уңайлы, - диде табиблар һәм дәваланучылар.
- Миңа хастаханәдә еш булырга туры килә, чөнки мин үзем дә, улым да инвалид. Элек аңа коляскада монда керүе бик уңайсыз, авыр иде. Ә хәзер күпкә җайлырак. Хәзер барлык кирәкле табиблар беренче катта. Бездә табиблар һәрвакыт яхшы, шартларның яхшыруына бик шатбыз, - ди пациентларның берсе Резеда Шәрәфиева.
Төп керү ишекләрен алыштырдылар, махсус пандуслар урнаштырдылар, коридорлар һәм ресепшн да иркен хәзер, - дип билгеләп үтте район хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев.
Хастаханә хезмәткәрләре дә сөенечләрен яшереп кала алмады.
- Мин инде 38 ел эшлим, һәм минем эшләү дәверендә бу кадәр куанганым юк иде әле. Бездә бик уңайлы, иркен, җылы, матур. Хәзер һәр көнне эшкә куана-куана барабыз, – диде хастаханәнең хирургия шәфкать туташы Сәрия Гайнуллина.
Район поликлиникасына ремонт республика 2018 елга амбулатория-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында ясала. Быел республика безнең хастаханә ремонты өчен 73,4 миллион сум бүлеп бирде.
- Хастаханә 2003 елда ачылган, шуннан бирле монда ремонт булмаган, һәм ул бик кирәк иде. Хәзер күп кенә шәһәр кешеләре авылда яшәүгә өстенлек бирә, фатирларын сатып монда йортлар төзиләр. Шәһәрләрдә барлык социаль инфраструктуралар алга китте, без дә заманнан калышырга тиеш түгел, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хәбибуллин.
Капиталь ремонтны ноябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта төзүчеләр поликлиниканың фтизиатр һәм инфекционист кабинетлары урнашачак өлешендә эшлиләр, алар янына авырулар аерым ишектән керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа