Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Казысы мәктәбе укытучысы «Минем шәҗәрә» республика конкурсында җиңде

Аны «Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә билгеләп үттеләр.

Татар Казысы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Хәйретдинова «Минем шәҗәрә» республика конкурсында җиңү дипломы алды.

Катнашучы «Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә беренче булды. Ул «Нәселдә - халык тарихы» проект-тикшеренү эшен тәкъдим итте. Бүләкләү тантанасы Казанда Кариев театры сәхнәсендә узды. Конкурсны Татарстан Республикасы архив хезмәте оештыра.

«Мин үз эшемдә тарихта үз эзләрен калдырган авылдашлар турында елъязма җыйдым. Җыелган материал безнең җирле музейда сакланачак», - дип уртаклашты җиңүче.

Аның өендә дә мини-музей булуы, анда документлар, язмалар, туганнарның фотолары саклануын да билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса