Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Авыл хуҗалыгы мал тотучылардан субсидия өчен гаризалар кабул итә

5нән 18 апрельгә кадәр

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Акча хуҗалыктагы 1 сыер өчен — 2 мең сум, 2 сыерга — 3 мең сум, 3 һәм аннан  күбрәк сыерга  4 мең сум исәбеннән  карала. 500 сумлык ветеринария чаралары  уздыру шартнамәсенә кул куйганда, һәр сыерга  өстәмә 300 сум субсидия бирелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тотуга түләү 5 мең сум исәбеннән карала.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса