Җәмгыять

Татарстан Россиядә беренче булып пилотсыз очкычлар өлкәсендәге кадрлар реестрын сынап караячак

Заказ бирүче булып Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы тора.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып пилотсыз авиация системалары (БАС) өлкәсендә кадрларның цифрлы реестрын сынап караячак. Бу хакта Иннополис Университеты директоры урынбасары Мария Образцова Татарстан Фәннәр Академиясендә тармак хезмәткәрләре өчен укыту семинарында хәбәр итте.

«Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә кадрларның цифрлы реестры – ул «Цифрлы күк йөзе» зур системасының беренче ярдәмче системасы, ул алга таба эшләтеп җибәреләчәк. Кадрлар реестры Россиядә генә түгел, ә һәр төбәктә дә кадрлар ихтыяҗын исәпләргә ярдәм итәчәк», - дип аңлатты ул.

БАС өлкәсендә кадрларның цифрлы реестры федераль дәрәҗәдә булдырылган, ә заказ бирүче булып Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы тора.