Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыеың яңа җитәкчесе билгеләнде

Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коллективына министр вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. 

Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән.

Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Аннары Казан дәүләт медицина университетының 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага кергән.

Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургыннан клиника баш табибының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Аның төп эш урыны абдоминаль хирургия бүлеге булган.

Искәртик, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнварда вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса