Республиканың Гидрометеорология үзәге алдагы берничә көнгә һава торышына фаразлар әзерләде.
Шимбә, 30 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар көтелә. Төнлә термометрның терекөмешле баганалары 0 градустан +4 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез температура +10...+15 градуска кадәр күтәрелә.
Синоптиклар 1 майда, якшәмбе, явым-төшем фаразламый. Төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез +7..+12 градус булыр дип көтелә.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә бераз яңгыр яварга мөмкин булуын күрсәтә. 2 майда көндез + 8..+13 градуска кадәр җылыта, 3 майда температура +11..+16 градуска кадәр җитәчәк.