Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан хастаханәләрендә битлек режимын гамәлдән чыгардылар

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр

Татарстанда грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны кимү сәбәпле, республиканың баш санитария табибы керткән барлык чикләүләрне гамәлдән чыгардылар.

«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, 2023 елның 4 апреленнән республикада балалар һәм өлкәннәр яши торган медицина, мәгариф оешмаларында һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә чикләү чаралары юкка чыгарыла. Бу - приютлар, балалар йортлары, интернатлар», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Искәртик, бу чикләүләр узган елның 15 декабрендә Татарстан буенча Баш дәүләт санитария табибы карары белән кертелде.

Хәзер Татарстанда тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр кала торган клиникалардагы һәм оешмалардагы авыручылар янына барып була.

Персонал һәм мондый учреждениеләргә килүчеләр өчен мәҗбүри битлек режимы, мондый оешмаларның пациентлары өчен 2 тапкыр термометрия уздыруны шулай ук гамәлдән чыгардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса