Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ачык телевизион «Вәгазь» бәйгесе игълан ителде

Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итә

Татарстанда ачык телевизион «Вәгазь» бәйгесе игълан ителде. Конкурс Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырыла. Төп максат — татар телендә оста вәгазьчеләрне ачыклау һәм халыкка таныту, үтемле итеп сөйләү үрнәкләрен күрсәтү.

Бәйгедә 15 яше тулган һәркем (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнаша ала. Конкурсантлар яшь буенча аерым бәяләнәчәк:

  • 15 яшьтән 20 яшькә кадәр (15 һәм 20 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
  • 21 яшьтән 35 яшькә кадәр (21 һәм 35 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
  • 36 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

Вәгазь татар телендә булырга, яттан сөйләнергә һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Бәйге ике этапта уздырыла һәм йомгаклау тантанасы белән төгәлләнәчәк.

Конкурсның беренче этабы 15 февральдән 1 октябрьгә кадәр (1 октябрьне дә кертеп) уздырыла. Беренче сайлап алу этабында катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә (телефон белән төшерелсә дә ярый) tvvagaz@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Видеоязма белән бергә гаризаны да (катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, вазифасы, башкарылачак вәгазьнең темасы) беркетү зарур.

Икенче этап барышында жюри (1 октябрьдән) конкурска килеп ирешкән эшләрне карый һәм тиешле категорияләр буенча ачык тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгели. Моннан тыш, конкурсның икенче этабында жюри йомгаклау тантанасында сөйләнәчәк вәгазьләрне сайлап ала.

Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла. Иң яхшы вәгазьләр атна саен Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» чыгарылышында күрсәтеләчәк. Конкурсның йомгаклау тантанасы 2023 елның декабрь азагында үткәрелә. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X