Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда атна уртасында буран көтелә

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Татарстанда атна уртасында дымлы һава торышы була, һава температурасы күтәреләчәк. 

Сишәмбе, 22 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә аязганда -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -2..-7 градус көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана

Чәршәмбе, 23 ноябрьдә, төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык фаразланга. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез 0..-5 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса