Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда атнаның икенче яртысында көннәр салкынайта

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алдагы көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы көтелә, әмма атнаның икенче яртысында температураның түбән төшүе фаразлана. 

5 һәм 6 сентябрьдә көндез термометр баганалары +20.. +25 градус күрсәтәчәк, төнлә +9.. +14 градус фаразлана. Шулай да соңгы көннәрдә урнашкан коры һава торышы урынына 16 м/с кадәр көчле җил белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен килә. Сишәмбе көнне урыны белән томан булырга мөмкин.

7 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты килү сәбәпле, температура төшә. Төнлә элеккечә +9.. +14 градус көтелсә дә, көндез һава +14.. +19 градустан югары күтәрелмәячәк.

8 сентябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә, ә температура төнлә +4.. +9 градуска кадәр төшә, көндез исә +12.. +17 градустан артмас, дип фаразлана. 9 сентябрь, шимбә җылытачак. Республикада һава +16.. +21 градуска кадәр җылы була, әмма яңгырлар туктамаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса