Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр яңадан күтәрелде
Җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр яңадан күтәрелде

Бу хакта Татарстанстат китергән статистикада әйтелә.

28 августтан 4 сентябрьгә кадәр Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы яңадан кыйммәтләнде. 

Бу көннәрдә аеруча дизель ягулыгының бәясе артуы күзәтелде - +0,48 процентка артып, 57,74 сумга җитте. АИ-98 бәясе 0,36 процентка арта һәм 100,36 сумга, АИ — 92 исә 0,21 процентка артып, 49,14 сумга кадәр күтәрелә.

Иң аз үзгәрешләр АИ-95 бензины бәясендә була. Бер атна эчендә ул нибары 0,08 процентка, яки 4 тиенгә арткан һәм 53,38 сум булган.