Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бәрәңге белән кишер бәясе кимегән

Мондый мәгълүматны Татарстанстат китерә.

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кәбестә бәяләре 7% ка арзанайды.

Статистик ведомство мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән чорда бәрәңгенең бер килограммы 49 сумнан 46 сумга, ә бер килограмм кәбестәнең бәясе 31 сумнан 29 сумга кадәр төшкән.

Шулай ук помидорның бәясе 4% ка кимегән — килограммы 93 сум, банан 3,5% ка арзанайган һәм хәзер 91 сум тора. Бер килограмм кишер һәм карабодай ярмасының бәясе 3 процентка — 57 һәм 111 сумга кадәр кимегән.

Бу атнада дөге киресенчә, кыйммәтләнгән, хәзер аны 99 сумга алырга мөмкин. Шулай ук сыер ите бәясе арткан – килограммы 480 сумга кадәр җиткән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса