Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Татарстанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең тбөәк идарәсе хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы тоткарланды. Аны алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен ришвәт алуда шикләнәләр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгың матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, агымдагы елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм әлегә ачыкланмаган башка инспекция хезмәткәрләре 150 мең сум акча алган. Бу акчага алар эшмәкәргә закон тарафыннан билгеләнгән тәртипне әйләнеп үтеп, алкоголь әйләнешенә лицензия алуда булышырга вәгъдә иткәннәр.
Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында суд аның өчен йорт аресты рәвешендә чик кую чарасын сайлаган.