Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.
Татарстанда 12 декабрьдән 19 декабрь аралыгында карабодай, дөге һәм тары ярмасына бәя төшкән.Яшелчәләр, киресенчә, кыйбатланган.
Карабодай ярмасының бәясе 1,5% ка – килограммы өчен 83,2 сумнан 82 сумга кадәр кимегән. Бу вакыт эчендә тары 1,3% ка – килограммы өчен 43,5 сумнан 42,9 сумга кадәр, дөге бәясе 89,7 сумга кадәр төште.
Моннан тыш, он, тоз һәм шикәр арзанайды. Бер килограмм он – 43 сум, шикәр – 60 сум, тоз 14 сум тора.
Шул ук вакытта бу җиде көн эчендә кыяр, бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде. Кыяр 5,5% ка, килограммы өчен 149 сумга, суган килограммы өчен 9% ка, ә бәрәңге 4,7% ка – 27,5 сумга кадәр күтәрелде.