Татарстанда электр энергиясен куллану ноябрьдә 1,9 процентка арткан
Бу хакта Татарстан РДУ директоры Андрей Большаков хәбәр итте.
Татарстанда электр энергиясен куллану 2025 елның ноябрендә 3,2 млрд кВт*сәгать тәшкил итте, бу узган елның ноябренә караганда 1,9%ка күбрәк. Шул ук вакытта тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 2,3°C тәшкил иткән, бу былтыргыга караганда 3°Cка югарырак.
Электр куллану арту автомобиль, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләреннән, шулай ук халыктан һәм кече һәм урта бизнес компанияләреннән сорау арту белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia