Татарстанда эте 6 яшьлек балага ташланган хатын-кызны хөкем иттеләр
Җәмгыять

Татарстанда эте 6 яшьлек балага ташланган хатын-кызны хөкем иттеләр

Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Питрәч районы прокуратурасы эте 6 яшьлек балага ташланган хатын-кызга карата белдерелгән гаепләү карарын хуплады. 

Суд ачыклаганча, 2022 елның августында исерек хәлдәге әлеге хатын-кыз Пимәр авылында урамга этен йөртергә алып чыккан. Шулай ук вакытта, этнең борынчыгы булмаган. Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз этен 6 яшьлек балага өстергән, ул аның җилкәсен тешләп алган.

Нәтиҗәдә, кызның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

Хатын-кыз үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китергән өчен иреген бер елга чикләү рәвешендәге җәза билгеләгән.