Бу хакта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте
Татарстанда федераль автомобиль юллары участокларын яктыртуга ике елда 256 млн сум юнәлтеләчәк.
«Автомобиль юлларын яктырту программасы өстенлекле булып тора. Тукталышларны, җәяүлеләр кичүләрен, хәрәкәт күп булган аеруча куркыныч участокларны яктырту өчен 2026-2027 елларга акча бүлеп бирелде», – дип сөйләде Минһаҗев.
Мисал өчен, М7 трассасының Казаннан Шәле авылына кадәр өлешендә һәм Казан – Оренбург автоюлының кайбер участокларында яктырту җайланмалары урнаштыру планлаштырыла, дип аңлатты министр.