Татарстанда грипп белән авыручылар саны бер атнада өч тапкырга арткан
55 проценты – балалар
Татарстанда ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 13 700 очрагы теркәлде. Авыручыларның 363е чирне йоктырган. Узган атнада грипп белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде», – дип билгеләп үтте спикер.
Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55 проценты – балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia